Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүче көненә йомгак ясады

2022 елның 29 июле, җомга

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ катнашында эш бирүче көне үткәрде. Эш эзләүчеләргә төягеч йөртүче, йөк төяүче, гальваник, ашханә мөдире, бәя кую идарәсе башлыгы урынбасары, элемтә инженеры, инженер-технолог, кассир, кондитер, массаж ясаучы, медицина шәфкать туташы, пешекче, механик җыю эшләре слесаре, җылылык челтәрләрен ремонтлау буенча слесарь, термист, икътисадчы һ.б. һөнәрләр буенча 83 эш урыны тәкъдим ителде.

Эш бирүче көне барышында гражданнар предприятие вәкилләре белән шәхси әңгәмә вакытында тәкъдим ителгән вакансияләр, хезмәт өчен түләү системасы, социаль гарантияләр турында тулы мәгълүмат алдылар.

Әлеге чарага 39 кеше килгән, 12 кандидатура эшкә урнашу мөмкинлеген карау өчен эш бирүче тарафыннан кабул ителгән. Барлык гражданнар да мәшгульлек хезмәте белгечләреннән хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International