Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге кирәкле хезмәткәрләрне сайлау буенча бизнес-ситуацияне хәл итү максатыннан 20 майда алты предприятиене тәкъдир итте. Чара вакантлы эш урыннары ярминкәсе кысаларында оештырылды, анда студентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм барлык теләүчеләр булды.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 14 оешма вәкилләре катнашты: «ТМС-Групп» ИК ҖЧҖ, Әлмәт дәүләт нефть институты, Индивидуаль эшмәкәр Хәмидуллина Х.А., Индивидуаль эшмәкәр Тимергалин Э.Р., Мобиль элемтә үзәге «Диксис-Закамье» ҖЧҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «Римера-Алнас» ҖЧҖ, «Транснефть-Прикамье» АҖ, «Әлмәт сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Татинтек» ҖЧҖ, «Татэлектромонтаж» АҖ, Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы Хәрби комиссариаты, АЭС «Сетевая компания» АҖ, «СМП-Нефтегаз» АҖ. Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: геодезист, кухня эшчесе, бульдозер машинисты, экскаватор машинисты, автомобиль йөртүче, кулдан эретеп ябыштыручы, инженер-технолог, азык-төлек товарлары сатучы, официант, пешекче, сатучы-консультант һ.б.
Чарага 32 кеше килгән.