160 казанлы бүген вакансияләр ярминкәсендә булды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

22 июнь көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Чарада җиде оешма катнашты: «Элекон заводы» АҖ, «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, «Тандер» АҖ («Магнит» кибете), «Метроэлектротранс» МУП, «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ, «Водоканал» МУП, «Казметрострой» АҖ (тимер-бетон эшләнмәләр заводы).

Эш эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча ирекле эш урыннары тәкъдим ителде: газ белән эретеп ябыштыручы, электрик, штукатур-маляр, җыештыручы, кассир, кондуктор, инспектор, мастер, слесарь-сантехник, йөк ташучы, лаборант, абонент хезмәте технигы, кладовщик, икътисадчы, әйдәп баручы инженер, менеджер, товар белгече, сәүдә залы администраторы, сатучы, хәрәкәт составын юучы, автомобиль йөртүче, ишегалды җыештыручы һ.б.

Вакансияләр ярминкәсендә 160 кеше булды. Казанлылар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, мәшгульлек үзәге белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләре алдылар.

Эш эзләүче буларак исәптә торучы 15 кеше эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International