Яшел Үзәндә мәҗбүри күченүчеләрнең эш бирүче белән очрашуы узды

2022 елның 6 мае, җомга

5 нче май көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен эш бирүче көне уздырды. Гражданнар «Загородный клуб» идарәче компаниясе» ҖЧҖ вәкиле белән очраштылар һәм аралаштылар.

Әлеге чарада 24 кеше катнашты, аларның өчесе эшкә урнашырга теләк белдерде һәм кабат әңгәмәгә язылды. Эш бирүче тарафыннан контроль-үткәрү пункты тикшерүчесе һәм ишегалды җыештыручысы вакансияләре тәкъдим ителде.

Шулай ук чара кысаларында мәҗбүри күченүчеләр мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International