18 нче май көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш эзләүче яки эшен алмаштырырга теләгән барлык гражданнарны «РФ Милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш саклау идарәсе» ФДКУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы – Яшел Үзән районы буенча хәрбиләштерелгән сак бүлеге катнашында эш бирүче көненә чакыра.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: өлкән полицейский, автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь, «В» һәм «D» категорияле автомобиль йөртүче, оешма бүлеге инженеры, сак һәм куркынычсызлык инженер-техник чараларын кертү һәм эксплуатацияләү бүлеге инженеры. Килүчеләр оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре белән шәхсән очраша, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, шулай ук хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация ала, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре турында белә алачак.
Чара 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Яшел Үзән ш., Татарстан ур., 1 йорт. Хезмәтләр бушлай күрсәтелә.
Белешмәләр өчен телефон: (84371) 5-54-02.