Казанда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

25 нче май көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Чарада түбәндәге оешмалар катнашты: «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, Казан шәһәренең «Динамо «спорт мәктәбе» МБУ, «Тандер» АҖ («Магнит» кибете), «Нәфис Косметикс» АҖ, «Россельхозбанк» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының хуҗалык һәм сервис белән тәэмин итү үзәге» ФКУ, «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Водоканал» МУП.

Вакансияләр ярминкәсендә 276 кеше булды. Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: производство-техник бүлеге инженеры, инженер-электрик, бухгалтер, икътисадчы, ЮХИДИ транспорт чараларын тәэмин итү бүлеге инженеры, техник бүлек инженеры, гражданнар оборонасы буенча инженер, юл хәрәкәте иминлеге бүлеге механигы, автотранспортны эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча остаханә начальнигы, чыгымнарны көйләү буенча белгеч, хәрәкәт составының хезмәт мастеры, кладовщик, кондуктор, диспетчер, менеджер-товарчы, сәүдә залы администраторы, кассир, сатучы, күчмә составны юучы, автомобиль йөртүче, вулканизаторчы, аккумуляторчы, түбә ябучы, маляр, слесарь, җыештыручы, урам себерүче һ.б.

Килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, мәшгульлек үзәге белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләрен алдылар. 32 кеше эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International