24 июнь көнне Казанның ике паркы территориясендә, «Крылья Советов» мәдәният һәм ял паркында һәм Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чараны Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырды.
Меңгә якын казанлы вакантлы эш урыннары ярминкәсендә булды. Аларга шәһәр буенча мәгълүматлар базасында булган 18,5 мең вакансия тәкъдим иттеләр. Мәшгульлек хезмәте белгечләре килүчеләргә хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, үзмәшгульлекне оештыру һәм үз эшеңне ачу мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Барлык теләүчеләр профориентация тестын уза, эш эзләү буенча мастер-классларда катнаша алдылар. Шулай ук социаль яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр дә күрсәтелде.
Ярминкәләр барышында чарада катнашучы предприятиеләр һәм оешмалар: «КМПО» АҖ, «Казан вертолет заводы» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «Элекон» заводы» АҖ, «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Электротехмонтаж» сәүдә йорты ҖЧҖ һ.б. видеороликлар һәм презентацияләр күрсәтелде.
Моннан тыш, «Электрон сәүдәне үстерүдә ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының «Маркетейслар белән эшне оештыру» темасына презентациясе дә тәкъдим ителде. Хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган «Wildberries, Ozon, Яндекс Маркет маркетплейслары белән эшләү буенча менеджер» һөнәре буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укулар «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 32 предприятие һәм оешма вәкилләре тарафыннан гражданнарга 202 эшкә урнашу өчен юллама бирелгән.
Шулай ук чарага килүчеләр «Синең эшең. Казан» күргәзмәсе, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте эшчәнлегенең юнәлешләре буенча мәгълүмати материаллар тәкъдим ителде.
Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелде.