Яшел Үзән Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүче көненә йомгак ясадылар

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

18нче май көнне Яшел Үзән Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Россия милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак идарәсе филиалы – Яшел Үзән районы буенча хәрбиләштерелгән сак бүлеге катнашында эш бирүче көне узды.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: полицейский (В категорияле машина йөртүче), өлкән полицейский, автомобиль йөртүче (Д категорияле), автомобиль ремонтлау буенча слесарь, оешма бүлеге инженеры, сак һәм куркынычсызлык инженер-техник чараларын кертү һәм эксплуатацияләү буенча инженер, сак идарәсе пульты баш белгече, идарәнең дежур пульты белгече. Тәкъдим ителгән вакансияләр буенча хезмәт хакы күләме 17 мең сумнан башлана.

Чарага 17 кеше килгән иде. Эш бирүче көне барышында эш эзләүчеләр предприятие вәкиле белән шәхси әңгәмә вакытында хезмәт законнары, тәкъдим ителгән вакансияләр, хезмәт өчен түләү системасы, социаль гарантияләр турында тулы мәгълүмат алдылар. 5 дәгъва кылучыга эшкә урнашу өчен кабат әңгәмә уздыру өчен юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International