ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

7 июньдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова эш визиты белән Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә булды. Ул мәшгульлек хезмәте коллективы белән очрашты, район эш бирүчеләре катнашында узган түгәрәк өстәлдә катнашты.


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге эш бирүчеләргә хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру турында даими рәвештә хәбәр итә. Шулай итеп, бу атнада белгечләр шәһәр активы һәм эш бирүчеләр белән берничә мәгълүмати очрашу уздырдылар.

Халыкара балаларны яклау көнендә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге мәктәп укучылары өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды. Чарада «МТС» ГАҖ, «Үсеш Территориясе» Коворкинг-үзәге, «Сәламәт бул!» ҖЧҖ һ.б. катнашты.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге эш бирүчеләр белән очрашу үткәрде. Төп максат эш бирүчеләргә эшсез гражданнарга туры килә торган эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән гражданнар өчен өлешчә хезмәт хакына субсидияләр алу мөмкинлеге турында хәбәр итү иде. Чарада 10 эш бирүче катнашты.


20
май, 2022 ел
җомга

Бүген Әлмәт шәһәренең «Россия эше» Кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр белән чираттагы очрашу узды. Очрашуның темасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча чараларны тәкъдир итү булды.


13
май, 2022 ел
җомга

Кайберәүләр аңлы яшьтә дә нәрсә белән шөгыльләнергә теләвен, үзенә һәм җәмгыятькә нинди файда китерүен аңлый алмый, Роза Нуретдинова исә кечкенәдән үк рәссам булырга хыялланды. Балачакта ул буш вакытларын пластилиннан әвәләп ясаган. Аннары сәнгать мәктәбе, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика училищесы, Яр Чаллы дәүләт педагогика институтында укый.


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

22 апрельдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «түгәрәк өстәл» форматында эш бирүчеләр белән очрашу узды.


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

15 апрельдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә онлайн-әңгәмә форматында эш бирүче көне узды. Чара кысаларында «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП вәкилләре Лениногорск шәһәреннән килгән эш эзләүчеләр белән аралаштылар.

15 апрельдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Социаль тәэминатны оештыру һәм хокук» юнәлеше буенча белем алучы Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы студентлары белән очрашу узды.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә шәһәр мәктәпләренең ата-аналар комитетлары рәисләре өчен тренинг элементлары белән дәрес үткәрделәр. Әлеге чара 9-11 сыйныф укучыларының булачак һөнәрен билгеләүгә юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International