Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге эш бирүчеләргә хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру турында даими рәвештә хәбәр итә. Шулай итеп, бу атнада белгечләр шәһәр активы һәм эш бирүчеләр белән берничә мәгълүмати очрашу уздырдылар.
30 майда кадрлар үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Людмила Мирвалиева Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетында узган гомумшәһәр планеркасында чыгыш ясады. Шул ук көнне торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе предприятиеләре белән очрашу булды.
31 майда үзәктә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, юл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән онлайн-очрашу узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов катнашты.
Кичә, 1 июнь көнне, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре «АПОПАТ» АҖ кадрлар хезмәте белән очрашу оештырдылар.
Чараларның темасы эш бирүчеләргә мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән гражданнарга, шул исәптән эшсез гражданнарга, туры килә торган эш табу максатыннан хезмәт хакын өлешчә түләү өчен субсидияләр алу мөмкинлеге турында хәбәр итү булды.
Субсидия бирү тәртибе турында консультацияләрне (8553) 32-34-95, 32-34-94 телефоннары буенча алырга мөмкин.