Кайберәүләр аңлы яшьтә дә нәрсә белән шөгыльләнергә теләвен, үзенә һәм җәмгыятькә нинди файда китерүен аңлый алмый, Роза Нуретдинова исә кечкенәдән үк рәссам булырга хыялланды. Балачакта ул буш вакытларын пластилиннан әвәләп ясаган. Аннары сәнгать мәктәбе, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика училищесы, Яр Чаллы дәүләт педагогика институтында укый.
Роза Нуретдинова хезмәт эшчәнлеген төзелеш компаниясендә дизайнер булып башлаган. Ул шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә укытучы, «Татнефть» ГАҖ системасында рәссам булып эшләгән, рәсем сәнгате һәм гамәли сәнгать буенча конкурс-күргәзмәләрдә катнашкан, анда һәрвакыт призлы урыннар алган.
Р. Нуретдинова үзе турында менә ниләр сөйли: «Канатларны җәйдерер мизгел җитте. Мин тормыштан күбрәк нәрсә телим, картиналар ясарга һәм иҗатым белән кешеләр белән уртаклашырга теләвемне аңладым. Иҗат белән шөгыльләнергә теләсә кайсы яшьтә башларга була». Рәссам сүзләренчә, мастер-класслардан башларга кирәк.
2021 елда Роза Нуретдинова аңа туры килә торган эш эзләү максатыннан Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итә. Мәшгульлек хезмәте белгече белән әңгәмә барышында яшь кызның күптәннән үз эшен ачарга теләве ачыклана, әмма бу теләк хәл ителми. Аңа бизнеска булган сәләтләрне ачыклау өчен тест узарга тәкъдим ителде. Нәтиҗәләр эшмәкәрлек эшчәнлегенә һәвәслекне күрсәтте, һәм Роза мәшгульлек хезмәтенең финанс ярдәме белән үз эшен ачарга карар кылды.
Бүген Розаның үз арт-студиясе бар, анда ул балалар һәм өлкәннәр өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класслар, арт-кичәләр һәм туган көннәр үткәрә, тантаналы чаралар, туйлар һәм юбилейлар өчен фотозоналар әзерли. Үзенең хәзерге эшеннән ул канәгать, чөнки ата-аналар һәм балалар рәхмәтен ала. Клиентларның югары бәя бирүе Әлмәттә яшәүче хатын-кызны үз эшен дәвам итәргә һәм кешеләргә иҗат шатлыгы бүләк итәргә этәрә.