Бүген Әлмәт шәһәренең «Россия эше» Кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр белән чираттагы очрашу узды. Очрашуның темасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча чараларны тәкъдир итү булды.
Кадрлар үзәге хезмәткәрләре очрашуда катнашучылар игътибарына түбәндәге юнәлешләр буенча мәгълүмат җиткерде:
- 30 яшькә кадәрге яшьләрне эшкә урнаштырганда эш бирүчеләр тарафыннан субсидия алу;
- эш эзләү, шул исәптән эшсез гражданнарны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарында теркәлгән гражданнар өчен җәмәгать эшләрен оештырганда эш бирүчеләргә өлешчә хезмәт өчен түләүгә субсидия алу;
- 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрнең вакытлыча мәшгульлеген оештыру;
- югары һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру.
Очрашуда Әлмәт муниципаль районының 13 эш бирүчесе катнашты.