Әлмәт техникумы укучыларына социаль тармакта эш турында сөйләделәр

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

15 апрельдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Социаль тәэминатны оештыру һәм хокук» юнәлеше буенча белем алучы Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы студентлары белән очрашу узды.

Балаларны мәгълүмат залында каршы алдылар. Аларга кадрлар үзәгенең төп секторлары һәм киңлекләре, оешманың эш юнәлешләре турында сөйләделәр. Шулай ук кадрлар үзәге белгече кунакларны нәтиҗәле резюме төзү кагыйдәләре белән таныштырды.

Очрашу ахырында «Опека» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече А.Н. Хәсәншина катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. Аннан соң катнашучылар учреждениенең эшчәнлеге һәм социаль өлкәдә эшләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Очрашуда сәүдә-икътисад техникумының 13 укучысы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International