Әлмәт кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл уздырылды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

22 апрельдә Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «түгәрәк өстәл» форматында эш бирүчеләр белән очрашу узды. Кадрлар үзәге белгечләре эш бирүчеләргә мәгълүмат бирде һәм түбәндәге юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә чакырды:

- вакытлыча һәм җәмәгать эшләрен оештыру;

- 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге үсмерләрнең вакытлыча мәшгульлеген оештыру.

Шулай ук эш бирүчеләргә 30 яшькә кадәрге (категорияләрне исәпкә алып) яшьләрне эшкә урнаштыру өчен субсидия алу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр иттеләр. Программаны тормышка ашыруда катнашучы эш бирүче, эшкә урнашу датасыннан алып, бер, өч һәм алты ай узгач, үз чыгымнарын өлешчә каплау мөмкинлегенә ия булачак.

Очрашуда катнашучылар өчен 2022 елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар турында мәгълүмати буклетлар һәм листовкалар әзерләгәннәр.

Түгәрәк өстәл эшендә «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП, «Снежинка» ҖЧҖ, «Татэлектромонтаж» АҖ, «Әлмәт спецтехникасы» ҖЧҖ, «Новая Волна» КГ ҖЧҖ, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ФДУ төзәтү колониясе-8, шәхси эшмәкәр А.А. Иктисанов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, шәхси эшмәкәр К.Г. Печникова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International