6 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырды.
Чарада 8 оешма вәкилләре катнашты: «Транснефть-Прикамье» АҖ, «Таграс-Энергосервис» ҖЧҖ, «БС-Клининг» ҖЧҖ, «Кристалл Сервис» ҖЧҖ, «Татспецтранспорт» ИК ҖЧҖ, «ТаграС-ТранСервис» ҖЧҖ, Баланы үстерү үзәге – 8 нче номерлы «Умка» балалар бакчасы, Баланы үстерү үзәге – 2 нче номерлы «Планета детства» балалар бакчасы. Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: биналарга комплекслы хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшче, тәрбияче, кече тәрбияче, музыка җитәкчесе, рәссам, насос җайланмалары машинисты, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, төягеч йөртүче һ. б.
Чарага барлыгы 56 кеше килгән иде. Вакантлы эш урыннары ярминкәсе барышында мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучы эшсез гражданнарга 31 юнәлеш бирелде.