7 июньдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова эш визиты белән Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә булды. Ул мәшгульлек хезмәте коллективы белән очрашты, район эш бирүчеләре катнашында узган түгәрәк өстәлдә катнашты.
Шулай ук эш сәфәре кысаларында министр урынбасары гражданнарны кабул итте, татарстанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.