Россиядә Ватан Геройлары көне – ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр сугыш һәм хезмәт геройлары аллеясына бардылар.
Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыны Буа медицина училищесы студентлары-волонтерлары белән очраштырдылар.
2 декабрьдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен хәтер сәгате уздырылды. Чараның төп максаты – яшүсмерләрдә актив гражданлык һәм патриотик позиция тәрбияләү.
Ел саен декабрь башында халыкның игътибарын эшкә сәләтләрен югалткан затларның проблемаларына җәлеп итү һәм аларның иҗтимагый тормышта катнашуларын оештыру максатыннан Инвалидлар декадасы уздырыла.
Шушы көннәрдә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә патриотик тәрбия буенча дәрес узды. Чара балаларны туган шәһәрләре, тарихи истәлекле урыннар, Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.
Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү максатыннан Казан шәһәренең Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хәрби хезмәткәр, махсус хәрби операциядә катнашучы онлайн-катнашында «Хәрби батырлык битләре» дигән төркемле чара уздырылды.
Россия Федерациясе гербы көне алдыннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тарихи викторина үткәрелде.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Солдатка посылка» дигән акция уздырдылар. Акциянең максаты – илебез халкын берләштерү, Россия Кораллы Көчләренә ярдәм итү.
Балаларны патриотик тәрбияләү кысаларында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында Аксубай муниципаль районындагы Сугыш хәрәкәтләре ветераннары бердәмлеге һәм «Ватанга хезмәт итәм» хәрби хезмәте вәкилләре Александр Евграфов һәм Шамил Гыйниатуллин булдылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе кысаларында бәйләнгән әйберләр әзерләделәр.