Россиядә Ватан Геройлары көне – ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр сугыш һәм хезмәт геройлары аллеясына бардылар.
Приют балалары Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга истәлек шәмен кабыздылар, махсус хәрби операция барышында һәлак булганнар мемориалына чәчәкләр салдылар.
Кич белән мәктәп яшендәге балалар патриотик концертка, шулай ук «Ориент» туристик-эзләнү клубы күргәзмәсенә чакырылды. Балаларга эзләнү чараларының һәм экспедицияләрнең ничек узуы турында сөйләделәр.
Эзтабарлар белән очрашудан соң балалар концерт карадылар, махсус хәрби операцияләр барышында һәлак булганнарны искә алдылар.