Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыны Буа медицина училищесы студентлары-волонтерлары белән очраштырдылар.
Очрашу барышында волонтерлар традицияләр һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Сугыш авырлыгын узган ветеран авызыннан волонтерлар геройның батырлыклары турында чын фактлар белделәр.
«Яшь буынга Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу һәм мондый очрашулардан патриотлых хисе алу бик мөһим. Безнең һәрберебез геройларыбызның батырлыкларын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиеш», – ди чараны оештыручы.