Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Солдатка посылка» дигән акция уздырдылар. Акциянең максаты – илебез халкын берләштерү, Россия Кораллы Көчләренә ярдәм итү.
Ормышлы авылының социаль хезмәткәрләре хезмәт алучы гражданнар белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга посылкалар җыю һәм әзерләү акциясе үткәрделәр. Чарада катнашучылар үз куллары белән бәйләнгән җылы оекбашлар, шәхси гигиена чаралары, күчтәнәчләр белән посылкалар җыйдылар. Акциянең һәр катнашучысы солдатка ярдәм никадәр мөһим икәнен аңлый, һәм һәр посылка аларның көченә ышану символы булып тора.