Россия Федерациясе гербы көне алдыннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тарихи викторина үткәрелде.
Башта барлык җыелган социаль хезмәт алучылар Россия гимнын башкардылар. Өлкәннәр һәм инвалидлар культорганизатор Наталья Котова җитәкчелегендә дәүләт гербы турындагы төрле сорауларга җавап бирделәр, аның белән бәйле кызыклы фактларны белделәр. Любовь Овчарова, Надежда Лепихина, Рамил Кәлимуллин, Нина Майорова һәм тыл хезмәтчәне Лариса Отставнова аеруча актив булдылар.
Наталья Котова сүзләренә караганда, мондый чаралар аралашу күнекмәләрен яхшырта һәм әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну уята.