«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр белән батырлык дәресе үткәрелде

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Балаларны патриотик тәрбияләү кысаларында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында Аксубай муниципаль районындагы Сугыш хәрәкәтләре ветераннары бердәмлеге һәм «Ватанга хезмәт итәм» хәрби хезмәте вәкилләре Александр Евграфов һәм Шамил Гыйниатуллин булдылар.

Алар хәрби хезмәтне ракета гаскәрләре һәм артиллерия сафларында узгаан. Александр Николаевич һәм Шамил Гомәр улы үзләренең хезмәт иткән гаскәрләре турында сөйләделәр.

Чара ватанпәрвәрлек хисе, үз илебез тарихына, хәрби эшкә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Балалар кунакларны кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International