«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә патриотик юнәлештәге дәрес уздырдылар

2022 елның 2 декабре, җомга

Шушы көннәрдә Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә патриотик тәрбия буенча дәрес узды. Чара балаларны туган шәһәрләре, тарихи истәлекле урыннар, Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.

Социаль хезмәт алучылар ватанпәрвәрлек, кече ватан, Ватанга бурыч, Ватанга мәхәббәт нәрсә икәнен белделәр. Мондый дәресләр балаларда үзләренең кече ватаннары өчен горурлык хисе, тарих белән кызыксыну уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International