Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе кысаларында бәйләнгән әйберләр әзерләделәр.
«Без матди әйбер генә түгел, ә үз мәхәббәтебезне дә җибәрергә теләдек», – диләр комплекслы үзәктә. Шуңа күрә сугышчылар өчен җылы оекбашлар бәйләргә булганнар. Үзәк карамагындагылар 100 пар йон оекбаш бәйләгән.
Бу эшне Нурлат районында дәвам итәргә планлаштыралар.
