2 декабрьдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен хәтер сәгате уздырылды. Чараның төп максаты – яшүсмерләрдә актив гражданлык һәм патриотик позиция тәрбияләү.
Чарада катнашырга «Форпост» Яшьләр (студентлар) оешмалары үзәге вәкиле Алексей Алексеев, «Гвардия» хәрби-патриотик эзләү отряды җитәкчесе Виктор Никифоров, шулай ук әфган сугышы ветераны, «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков чакырылган иде. Очрашуда катнашучылар илебез тарихындагы истәлекле вакыйгаларны искә алдылар. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучы, аларның якташы Радик Имамеевның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар.
Чара барышында яшүсмерләргә Билгесез солдат көне, исемнәре билгесез калган Россия һәм совет сугышчыларының үлемсез батырлыгы турында сөйләделәр. Моннан тыш, чакырылган кунаклар балаларга истәлекле датаның мөһимлеге турында сөйләделәр, ә «Гвардия» отряды җитәкчесе катнашучыларга элеккеге хәрби хәрәкәтләр территорияләрендә казыну эшләре алып барулары турында видеоролик күрсәтте.
Соңыннан балигъ булмаганнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар һәм истәлекле видеоролик карадылар.