ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Арча районында күп кенә оешмалар һәм учреждениеләр мобилизацияләнүчеләргә ирекле ярдәм хәрәкәтенә кушылды: кемдер гуманитар ярдәм җыя, кемдер җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйли. «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре сугышчыларга маскировка сеткалары белән ярдәм итәргә булдылар.


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

18 гыйнварда Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сугышчан дан урыннары буенча виртуаль экскурсия уздырылган. Чара Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен җиңүенә 80 ел тулуга багышланган иде.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ленинград батырлыгы» дигән чара узды.


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Өлешчә мобилизацияләү кысаларында күп кенә гаиләләрдә әтиләр, уллар, ирләр һәм абый-кардәшләр махсус хәрби операция уздыру зонасына киттеләр. Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы Людмила Березова да Татарстан Республикасыннан мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм итәргә булды.


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

11 гыйнварда Казанның «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тулу уңаеннан рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Иң яхшы сәнгать әсәрләре үзәк фойесында эленде.


30
декабрь, 2022 ел
җомга

29 декабрьдә Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 14 нче балалар музыка мәктәбенең онлайн-концерты булды. Дистанцион концерт Татарстан Республикасында игълан ителгән Циффрлаштыру елы кысаларында күрсәтелде.

Беренче керем игелекле эшкә: «Остабикә» тегү остаханәсе» проектында катнашучылар сатудан кергән акчаларны мобилизацияләнүчеләргә ярдәмгә җибәргән.


23
декабрь, 2022 ел
җомга

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре сугышчыларыбызның язмышына битараф калмады. 22 декабрьдә алар «Талантлы әбиләр» һөнәрчелек сөючеләр клубы составында махсус хәрби операция зонасы өчен маскировка сеткалары ясауда катнаштылар.


22
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева «Татарстан – минем горурлыгым» курсыннан «ТАССРның алтын гасыры» дигән төркемле чара уздырды.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кешеләр. Вакыйгалар. Сугыш. Хәтер» дигән тарих сәгате узды. Аны «көмеш» яшьтәге волонтер, Ветераннар советы әгъзасы Фрида Шакирова үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International