«Веста» үзәгендә «Татарстан – минем горурлыгым» курсыннан дәрес узды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева «Татарстан – минем горурлыгым» курсыннан «ТАССРның алтын гасыры» дигән төркемле чара уздырды.

Чара ТАССРның тарихы турында видеоролик караудан башланды. Балалар мөһим вакыйгаларны искә төшерделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Аннан соң хәзерге республика, аның территориясендә яшәүче халыклар, диннәр, мәдәният һәм социаль-икътисади хәл турында сөйләштеләр. Дәрес Татарстан символлары һәм истәлекле урыннары булган коллаж төзү белән дәвам итте.

Балигъ булмаган сигез бала катнашындагы чара 1 нче социаль участокта узды. Дәреснең максатлары – балаларны патриотик тәрбияләү һәм татар халкының мәдәниятенә кызыксыну уяту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International