Менделеевск районындагы приют хезмәткәрләре маскировка сеткалары тукыйлар

2022 елның 23 декабре, җомга

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре сугышчыларыбызның язмышына битараф калмады. 22 декабрьдә алар «Талантлы әбиләр» һөнәрчелек сөючеләр клубы составында махсус хәрби операция зонасы өчен маскировка сеткалары ясауда катнаштылар.

Людмила Афанасьева җитәкчелегендә приют белгечләре каплаугычлар ясарга булышты. Маскировка сеткаларын туку осталык кына түгел, ә иҗади караш та таләп итә. Яшерергә кирәк булган объектларга карап, теге яки бу туку методикасы кулланыла, еш кына бу бик күп вакыт таләп итә. Приют хезмәткәрләре аларның хезмәтләре сугышчыларга авыр вакытта ярдәм итәр дип өметләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International