Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Буыннар дәвамчанлыгы» дигән патриотик акция узды. Үзәккә Чечен сугышы герое Илдар Камалиев чакырылган иде. Ул үзенең хезмәт турындагы хикәяләре һәм истәлекләре белән уртаклашты.
22 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар «Дөнья күгәрчене – Җиңү күгәрчене» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кызыл канәфер ясау буенча мастер-класс узды. Бу чәчәкне ветераннарга 9 Майга бүләк итәләр, Мәңгелек утка һәм һәйкәлләргә салалар.
Ватанны саклаучылар елы һәм «Гаиләләрдә геройлар» акциясе кысаларында Ютазы районында МХО барышында һәлак булган гвардия капитаны Илдар Сәйфуллинның әтисе һәм тормыш иптәше белән очрашу булды. Чарада «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына Россиянең иң эре «РУВИКИ» интернет-энциклопедиясе «Сезнең геройлар – безнең тарих» бөтенроссия проектын башлап җибәрде.
Илдә ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» патриотик акциясе старт алды. Аңа Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дә кушылды.
2 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында «Абилимпикс» чемпионаты кысаларында II Республика «Мөмкинлекләр фестивале» узды.
Ел саен «Кызыл канәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясе уза. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү өчен акча җыю.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.
11 апрельдә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев сугыш ветераны Ольга Левицкая белән очрашты.