Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы, гуманитар ярдәм координаторы, «Боевое братство» оешмасы әгъзасы катнашында чара узды. Сугышчы балаларга үзенең хезмәте, махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен алган медальләре турында сөйләде.
Төп вакыйга спорт эстафетасы булды, анда үзәктә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Чара азагында гуманитар ярдәм координаторына балалар үз куллары белән ясаган фәрештәләр тапшырдылар.