«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр «Без Җиңү варислары» күргәзмәсе оештырдылар

2025 елның 10 июне, сишәмбе

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Без Җиңү варислары» дигән рәсем күргәзмәсе узды.

Барлык балалар да биремгә иҗади карадылар. Балалар рәсемнәрдә сугыш елларының тарихи вакыйгаларына, Җиңү бәйрәменә үз мөнәсәбәтләрен чагылдырдылар.

Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләргә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар бирелде, күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International