29 майда Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Социаль хезмәтләр алучылар өчен күңелле стартлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Чараның максатлары: сәламәт һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау, өлкән буында патриотик хисләр формалаштыруга ярдәм итү.
Чара башында катнашучыларны ике командага бүлделәр. Ярыш рухын күтәрү өчен командалар бергәләп «Катюша» җырын җырладылар. Аннары социаль хезмәтләр алучылар биремнәрне актив үтәүгә керештеләр. Төрле спорт эстафеталары үткәрелде.
Чарада 12 кеше катнашты.