«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә сугыш еллары җырлары яңгырады

2025 елның 30 мае, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар Җиңүнең 80 еллыгына багышланган дәрестә катнаштылар. «Сугыш еллары җырлары» темасына чара яшь буынны әлеге музыкаль әсәрләрне иҗат итү тарихы белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.

Чара җылы атмосферада узды. Катнашучылар бергәләп һәркемгә таныш җырлар җырладылар.

Дәрестә 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International