Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар арасында конкурс 21 апрельдә старт алган иде. Оештыручылар Татарстан Республикасына сакчыл караш, аның истәлекле урыннары, мәдәни кыйммәтләре һәм табигате турында видеороликлар төшерү аша балигъ булмаганнарның патриотик аң дәрәҗәсен күтәрү бурычын куйдылар.
Татарстанның төрле районнарыннан балалар үзләренең кече ватаннары турында 56 ролик төшергән. Быел күпчелек балалар үзләренең видеороликларын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышладылар.
Жюри әгъзалары һәр яшь төркемендә бертавыштан җиңүчеләрне һәм призерларны сайладылар.
«10 яшьтән 13 яшькә кадәрге яшь категориясендә иң яхшы видеоролик» номинациясе (31 видеоролик тәкъдим ителгән иде):
1 урын – Елизавета Ершова, Казан шәһәрендәге ХСХКҮ;
2 урын – Лилия Маслова, Яр Чаллы шәһәрендәге «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
3 урын – Карина Садыйкова, Баулы районындагы «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.
«14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь категориясендә иң яхшы видеоролик» номинациясе (25 видеоролик тәкъдим ителгән иде):
1 урын – Алиса Степанова, Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
2 урын – Мансур Хәсәнов, Азнакай районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге;
3 урын – Милана Трошина, Менделеевск районындагы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге.
Кызыксындыру призлары белән бүләкләнделәр:
Линар Гыйматдинов, Казан шәһәрендәге ХСХКҮ;
Камилла Гайнуллина, Казан шәһәрендәге ХСХКҮ;
Мәликә Гаязова, Питрәч районындагы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
Артур Сәйфуллин, Түбән Кама районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге;
Ангелина Яшина, Саба районындагы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;
Гөлфия Газизова, Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге.
Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән остазлар рәхмәт хатлары алачак.