Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә патриотик-танып белү чарасы узды, анда бәйрәм традицияләре һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Шулай ук дәүләт символикасына ихтирамлы мөнәсәбәт турында сөйләштеләр.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнар өчен асфальтта рәсем конкурсы оештырды. Чарада балалар, шул исәптән социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Ватан төсләре безнең кулларда» дип исемләнгән мастер-класс узды. Остаз җитәкчелегендә үзәктә тәрбияләнүчеләр Россия триколоры төсләрендә беләзекләр ясадылар. Бергәләп коллектив плакат та әзерләделәр.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мастер-класста катнашучылар сувенир магнитлар ясадылар.
Биектау районында «Өмет» комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы янына бардылар. Балалар открыткалар бүләк иттеләр, ә сугышчы балаларга ватанпәрвәрлек турында сөйләде.
«Мафия» уенында Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар катнашты. Алып баручы махсус хәрби операция катнашучысы иде. Уен дустанә шартларда узды, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә бәйрәм уңаеннан спорт-күңел ачу программасы һәм тематик чара оештырылды. Балаларга Россия көне тарихы һәм Россия Федерациясе Конституциясе турында сөйләделәр. Шулай ук учреждение белгечләре «Россия триколоры» бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россиянең озын толымнары» дигән патриотик чара узды. Чарага МХО катнашучысы чакырылган иде, ул уенда бик рәхәтләнеп катнашты. Балалар һәм хезмәткәрләр безнең солдатлар өчен язылган хатлар, шулай ук йомшак уенчык тапшырдылар.
«Без бер зур гаилә» спорт бәйрәме Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә узды.