Социаль тармак хезмәткәрләре МХО катнашучыларына актив ярдәм итә

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Министрлык карамагындагы социаль яклау учреждениеләре хезмәткәрләре үз эшләрен профессиональ рәвештә башкарып кына калмыйча, хәйрия инициативаларына да актив кушылалар. Бүген алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә актив катнашалар.

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре беренчел кирәкле әйберләр, азык-төлек, эчә торган су һәм гигиена чаралары сатып алуга акча җыюны оештыралар, аннары аларны МХО сугышчыларына ярдәм пунктына тапшыралар. Эштән буш вакытта хезмәткәрләр маскировка челтәрләре үрәләр. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан коллектив «көмеш» волонтерлар ясаган 200 дән артык Георгий бутоньеркасы сатып алган. Сатудан кергән акчага челтәрләр ясау өчен материаллар сатып алганнар.

Шулай ук чаллылылар үз балалары белән котлау открыткалары ясыйлар һәм сугышчыларга ярдәм сүзләре белән хатлар язалар.

Менделеевск районындагы «Өмет яры» комплекслы үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән бергә пакетлы үлән чәе әзерлиләр. Аларга гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары да кушыла. Учреждение белгечләре әйтүенчә, мондый чаралар кешеләрне берләштерә һәм Ватанга мәхәббәтне ныгыта.

Пакетларга тутырылган чәйне сугышчыларга гуманитар ярдәм белән бергә алгы сызыкка җибәрәләр. Ел башыннан 500 пакет чәй әзерләнгән.

Махсус хәрби операция сугышчыларына Азнакай районының «Өмет» комплекслы үзәге хезмәткәрләре дә ярдәм итә. Алар гуманитар ярдәм комплектацияләүгә, фуралар бушатуга җәлеп ителгән. Волонтерлык төркемнәре составында белгечләр маскировка челтәрләре ясыйлар һәм үрәләр.

Май аенда «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» проекты эгидасы астында учреждение хезмәткәрләре «Серпуховские Добротворцы» АКБО волонтерларына ярдәм иттеләр. Активистларның берсе – Азнакай районында туган, улы махсус хәрби операциядә катнашкан хатын-кыз. Бүген оешмада, өй остаханәләрен дә кертеп, 29 үрү пункты эшли.

МХО сугышчыларына күрсәткән ярдәмнәре һәм битараф булмаганнары өчен оешма җитәкчесе Татьяна Агафонова «Өмет» үзәге коллективына рәхмәт хаты юллаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International