ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2024 ел
җомга

Традиция буенча Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән «Татэнергосбыт» АҖ директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов котлый.


19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, даими хәйриячеләр – «Фемида» хоккей командасы катнашында, балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм чарасы оештырдылар.


13
декабрь, 2024 ел
җомга

Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Игелекле эшләр марафоны» гомумшәһәр чарасын оештыруда катнашты. Өлкәннәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләренең сәләтләрен һәм уникаль мөмкинлекләрен күрсәтеп, зур сәхнәдә артистлар ролендә чыгыш ясадылар.


10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Инвалидлар декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановтан бүләк итеп портатив колонка алды. Ведомство җитәкчесе социаль учреждениедә Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов белән булды.

Минзәлә район мәдәният йортында мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан хәйрия ярминкәсе узды. Күргәзмә-сатуда кулдан эшләнгән әйберләр, камыр ризыклары һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин иде. Шулай ук коры ашлар, коры душ һәм сувенирлар ясау буенча мастер-класслар узды.


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Халыкара инвалидлар көненә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен хәйриячедән азык-төлек җыелмалары әзерләде. 

Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә компьютер классы ачылды. Бу «Сетевая компания» АҖ филиалы «Приволжские электросети» ярдәме белән мөмкин булды. Компания хезмәткәрләре тарафыннан җиде компьютер алынды, шулай ук Интернет үткәрелде.


3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Хәйриячеләр Тукай районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучыларына даими рәвештә ярдәм күрсәтәләр. Социаль әһәмиятле даталар кысаларында азык-төлек җыелмаларын китерү оештырыла.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә Буа муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин килде.


25
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә атна дәвамында «Гаиләдән гаиләгә» хәйрия акциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International