Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Лазмик» физиотерапия аппараты ярдәмендә дәвалауның яңа төре кертелә.
118 мең сумлык дәвалау приборын интернат-йортның күптәнге партнеры – «Роквул-Волга» ҖЧҖ сатып алырга ярдәм иткән.
«Лазмик» физиотерапия лазер аппараты авыруларның киң спектрын дәвалау һәм профилактикалау өчен каралган, ялкынсынуга каршы терапияне, шешүне киметүне, авыртуны басуны, эректиль дисфункцияне дәвалауны, шулай ук тукымаларда алмашу процессларын һәм кан әйләнешен стимуллаштыруны тәэмин итә.