Яшел Үзән районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә хәйрия ярдәме күрсәтелде. «Аркада Строй Универсал» ҖЧҖ медицина җиһазы – КВЧ-терапия аппараты сатып алган.
КВЧ-терапия аппараты информацион интенсивлык дулкыннарының биологик актив нокталарга йогынтысын тормышка ашыру өчен каралган.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре сүзләренә караганда, медицина процедурасы катлауланулар һәм начар нәтиҗәләр булдырмый.