Минзәләдә Яңа ел хәйрия акциясе узды

2024 елның 28 декабре, шимбә

Декабрьдә Минзәләнең социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен хәйрия акциясе узды. Инвалид балалар кышкы тылсымчыга теләкләр белән хатлар яздылар.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры артистлары балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Яңа көйгә Кызыл калфак» дигән әкияти тамаша күрсәттеләр.

Күркәм традиция буенча, хәйриячеләр – «КАМАЗ» тышкы сәүдә компаниясе» АҖ, «АвтоЗапчасть КАМАЗ» ҖЧҖ һәм «КАМАЗ» ГАҖ Пассажир транспорты департаменты коллективлары – катнашында һәр балага күптән көтелгән бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International