«Ялкын» социаль приютында яңа проект эшләтеп җибәрделәр

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты «Татнефть» ГАҖ белән берлектә «Тылсымлы балчык» яңа проектын гамәлгә ашыра башлады, анда мәктәп яшендәге балалар чүлмәкче һөнәренең нигезләрен үзләштерә. Проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен хәйриячеләр яңа җиһазлар һәм кирәкле барлык материаллар сатып алганнар: чүлмәкче түгәрәге, балчык, мич һ. б.

Балалар өчен чүлмәкче эше – моториканы үстерү һәм чынбарлыкны сәнгати кабул итү, иҗади идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге генә түгел, ә стрессларны бетерү һәм үзеңнең эчке потенциалыңны ачу да ул.

«Иҗади процесс баланың танып белү сәләтен үстерә һәм үз-үзен бәяләвен арттыра, эшнең төгәлләнүе тәрбияләнүченең эмоциональ халәтен төзәтә һәм канәгатьлек хисе китерә», – ди түгәрәк җитәкчесе Алена Павлова.

Бүгенге көндә проектта мәктәп яшендәге 14 бала катнаша. Ел дәвамында тагын 30 баланы җәлеп итәргә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International