Алабуга интернат-йортының китапханәсе яхшы якка үзгәрде

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты «Благо Дарю» инициатив төркеменә китапханә өчен җиһаз сатып алуда, аны җыюда һәм урнаштыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерә.

Хәзер интернат-йортның китап фонды зур яңа шкаф киштәләрендә урнашкан, ә өлкән яшьтәге кешеләр яраткан китапларын карау өчен кечкенә уку өстәлләре артындагы, йомшак диваннарда һәм кәнәфиләрдә уңайлы урнаша алалар.

Китапларны урнаштыруда, аларны темаларга бүлүдә һәм тематик күргәзмәләр ясауда А. С. Пушкин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International