Якынлашып килүче бәйрәм алдыннан Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Ак Барс Страхование» ҖЧҖ генераль директоры киңәшчесе Роза Салихова һәм «Спас» оешмасы директоры Светлана Сударева булды.
Кунаклар биредә яшәүчеләр белән аралаштылар, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар һәм телевизор бүләк иттеләр.
Интернат-йорт администрациясе һәм тәрбияләнүчеләр кунакларга күрсәткән игътибарлары, кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.