«Роквул-Волга» ҖЧҖ эре предприятиесе вәкилләре баш инженер Роберт Шелестов һәм инженер Анастасия Лапина Алабуга районынданы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Учреждение инде 15 ел дәвамында компаниянең ярдәмен ала.
Күпьеллык дуслык балалар өчен палаталар җиһазландырырга, ДФК залларын һәм уен зоналарын куркынычсыз өслек белән капларга, һава рециркуляторлары сатып алырга, үзәкне кондиционер системасы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Үзәк директоры Галина Калашникова экскурсия уздырды, кунакларга социаль хезмәт күрсәтү шартларын күрсәтте, инновацияләр турында сөйләде, агымдагы елга уртак планнар турында фикер алыштылар.