Республикада авыр тормыш хәленә юлыккан кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Социаль координатор» проекты эшли башлады.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә торучы гаиләләрдәге балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм оештырганнар.
Бүген Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уздырганнар.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» җирле бүлекчәсе вәкилләре «Әби кайгыртуы» дигән акция уздырганнар.
«Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә булачак беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм чаралары дәвам итә.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды.
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районыннан Федеровлар хәйриячеләр гаиләсе «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә азык-төлек җыелмасы рәвешендә ярдәм күрсәткәннәр.
ТР Зәй муниципаль районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ярдәмендә тернәкләнү узучы балалар өчен җиһазлар сатып алуга юнәлгән хәйрия акциясе оештырылды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казан интернат-йортында психик бозылулары булган гражданнар өчен махсус ГАЗель NEXT микроавтобусы барлыкка килде. Транспорт аз хәрәкәтләнүче гражданнарны ташу өчен күтәрү механизмы белән җиһазландырылган.
Минзәлә муниципаль районының Филимоновка авылында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Людмила Алымбаева ире һәм улы белән социаль хезмәт алучыга хәйрия ярдәме күрсәткәннәр – йорт түбәсен алыштырганнар.