Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре тарафыннан Ураза бәйрәме хөрмәтенә хәйрия акциясе оештырылды.
Акция кысаларында аз керемле ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган инвалидларга, шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләренең социаль хезмәтләр алучыларына бәйрәмгә азык-төлек җыелмалары китерелде. Хәйрия акциясе меценаты – Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев.
Акция кысаларында 27 мохтаҗ социаль хезмәт алучыга азык-төлек ярдәме күрсәтелде.