Ураза бәйрәме алдыннан Югары Ослан районында авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге балалар өчен хәйрия чарасы узды. Оештыручылар булып халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән берлектә «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тора.
Чара «Надо парк инде» район мәдәният йорты территориясендә узды. Балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләделәр, алар өчен күңел ачулар – саф һавада хәрәкәтчән уеннар оештырдылар. Чара ахырында балаларны иганәчеләрдән кайнар төшке аш көтә иде. Һәр балага күчтәнәчләр бүләк иттеләр.
Чараны уздыруда Венера Гыйззәтова, Тохиржон Джураев, Родион Овинов, Ирина Нуруллина, Елена Галимҗанова иганәче ярдәме күрсәттеләр.