Бүген, 1 июньдә, Менделеевск муниципаль районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютындаа тәрбияләнүчеләр Халыкара балаларны яклау көнен күңелле уздырдылар.
Иртәдән үк балалар искиткеч әкияттә булдылар. Өстәмә белем бирү педагогы Наталья Щербакова апасы Екатерина белән бергә мастер-класс үткәрде – балалар модельләштерү өчен махсус шарлардан фигуралар ясады.
Тәрбияләнүчеләрне котларга Турай авылы депутаты Марсель Нәҗипов, «Яхшы йөрәкләр» хәйрия фонды вәкилләре дә килде. Кунаклар балалар өчен чын тамаша оештырдылар. Хәйриячеләр балаларга бик күп бүләкләр бирделәр.
Кунакларны озатканнан соң, балалар район масштабындагы чарада – тасмалар аллеясын ачуда булдылар. Шулай ук приют тәрбияләнүчеләрен С. Гассар исемендәге мәдәният йортына «Каскадеры» цирк тамашысына чакырдылар.