Минзәләнең 2 нче урта мәктәбе укучылары әти-әниләре белән берлектә Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган ««Игелек тартмасы» акциясендә актив катнаштылар.
Традицион рәвештә 1 октябрьдә Россиядә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә, ә 1–10 октябрьдә өлкәннәр декадасы уза. Бу вакытта өлкәннәр өчен төрле акцияләр һәм чаралар, бәйрәм концертлары уза.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Чын күңелдән үстерелгән» дигән традицион көзге акция уздырдылар.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Бакчачы көненә багышланган «Яхшылык кәрзине» хәйрия акциясендә катнашты.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шашка һәм дартс буенча ярышлар узды. Чарада Татарстанның барлык почмакларыннан үзәкнең тернәкләнүчеләре катнашты.
Шушы көннәрдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чын татлы бәйрәм оештырдылар.
Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Татнефть» хәйрия фонды, шулай ук «Үзгәрешләр вакыты» тренинг үзәге ярдәме белән «СтолярКо» балта остаханәсен ачу тантанасы булды. Остаханә психик сәламәтлеге бозылган инвалидлар өчен, шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт алучы балигъ булмаган яшүсмерләр өчен билгеләнгән.
Менделеевск һәм Яр Чаллы шәһәрләренең суд приставлары хезмәте – балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приютының күптәнге дуслары. Бер генә бәйрәмгә дә иганәчеләр яшь социаль хезмәт алучыларны игътибарсыз калдырмый.
Бөтен дөньяда 5 сентябрьдә Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да бүләк алды.
1 сентябрьдә Алексеевск муниципаль районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Мәктәп таганнары» күңел ачу чарасы узды. Иганәчеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар чакырылган бәйрәм Россиядә Укытучы һәм остаз елы кысаларында оештырылды.