ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тегү остаханәсендә дәресләрдә балалар «Тукыма кисәкләреннән мозаика» техникасын өйрәнделәр.


22
июль, 2022 ел
җомга

«Күңелле бакча» акциясе кысаларында Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар җир кишәрлегендә һәм теплицада эшлиләр. Һәр бала эш процессында катнаша һәм катлаулы вазыйфаларны башкара.


21
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында «Бүлмә үсемлекләрен карау» дигән темага дәрес үткәрде.


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Кулинария мәктәбендә» яшелчәләр консервлау буенча мастер-класс узды. Чираттагы дәреснең төп ингредиенты – хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә учреждение теплицасында социаль хезмәт алучылар Федая Долгих һәм Нина Майорова тарафыннан үстерелгән кыяр булды.


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгеч Елена Белова көн саен хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрә.


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 22 июнь көнне, Әлмәтнең «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәт реабилитациясе кабинетында чираттагы дәрес узды. Дәреснең темасы – «Тегү машинасына тукыма һәм җеп сайлау». Социаль хезмәт алучылар тукыма, энә, җеп белән эш итәргә, әйберне инструкция буенча тегергә өйрәнделәр.


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре атна саен «Компьютер белеме» һәм «Бакчачылык» хезмәт реабилитациясе кабинетларында дәресләр уздыралар.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Буыннар бәйләнеше» программасын тормышка ашыру кысаларында «Хезмәткә тартылабыз» дигән чара уздырылды. Аның максаты – яшь буында хезмәт эшчәнлегенә кызыксыну уяту.


10
июнь, 2022 ел
җомга

Көн саен Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрелә. Социаль хезмәтләр алучылар төрле эшләнмәләр һәм декор элементлары ясыйлар.


24
май, 2022 ел
сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында бакча терапиясе программасы кысаларында хезмәт буенча инструктор Т.В. Макарова «Тере орлыклар» дигән дәрес үткәрде. Чараның төп максаты булып компенсацион хезмәт күнекмәләрен формалаштыру, үзара хезмәттәшлекне җайга салу һәм ата-аналар һәм балаларны якынайту торды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International